Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
25 гыйнвар 2023, 15:05

Уфаның "Мирас" ансамбле федераль программада катнаша

  Уфаның "Мирас" ансамбле янә "Без-Россия” федераль программасында катнаша

Уфаның "Мирас" ансамбле федераль программада катнаша
Уфаның "Мирас" ансамбле федераль программада катнаша

  Уфа. 25 января - "Балтач таңнары". Уфаның "Мирас" ансамбле янә "Без-Россия” федераль программасында катнаша.

 

2023 елда Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле янә «Без – Россия” программасына  кергән. Ноябрь аенда коллектив Чиләбе өлкәсенең һәм Пермь краеның 10нан артык шәһәрендә һәм торак пунктларында зур гастрольләр планлаштыра: Миняр, Миасс, Кунашак, Аргаяш, Магнитогорск, Чиләбе, Пермь һәм башкалар.

«Без – Россия» программасында катнашу өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына 110 гариза бирелгән. Экспертлар комиссиясенең 2023 елгы эш нәтиҗәләре буенча 55 гастроль туры уздыру планлаштырыла, аларда 51 иҗат коллективы катнашачак (кайбер катнашучылар берничә гастроль турына китәчәк). Гастрольләр Россиянең 81 төбәгендә һәм 216 шәһәрендә һәм торак пунктларында узачак.

2020 елда РФ Мәдәният министрлыгы инициативасы белән старт алган «Без – Россия» программасы совет чорыннан  соң беренче тапкыр милли хореография һәм хор коллективларының, халык уен кораллары ансамбльләренең һәм оркестрларының, шулай ук җыр һәм бию ансамбльләренең гастроль эшчәнлеген берләштерде.

«Без – Россия» программасы ярдәмендә тамашачылар илнең теге яки бу төбәгендә хор һәм бию музыкасының милли үзенчәлекләрен үз эченә алган төрле концерт программалары белән таныша.

 РФ мәдәният министры Ольга Любимова:

- Бердәм гастроль системасын булдыру идеясе бөтен ил буенча иҗат коллективларында искиткеч җавап алды. Бөтенроссия гастроль – концерт планының «Зур гастрольләр» һәм «Без-Россия» программалары елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Йөзләгән артист Ватаныбызның төрле почмакларына гастрольләргә бару, уникаль профессиональ тәҗрибә һәм иҗади энергия туплау, ә Россиянең эре һәм кече шәһәрләрендә яшәүчеләр иң яхшы спектакльләр һәм концертлар күрү мөмкинлеге ала.

Исегезгә төшерәбез, «Мирас» ансамбле беренче тапкыр Федераль программага узган елда эләккән иде. Ул вакытта коллектив Ханты-Манси автономияле округында   гастрольдә булган иде.    Концертлар 10 шәһәрдә һәм торак пунктларда узды. Тур коллективның 30 еллыгына багышланды.

Автор:
Читайте нас: