Бөре. 20 гыйнвар - "Балтач таңнары". Бөредә «Керәшен салкыннары» XXVII төбәкара эстрада җыр һәм бию фестиваль-конкурсы бара.
Бөре шәһәрендә «Керәшен салкыннары» XXVII Төбәкара эстрада җыр һәм бию фестиваль-конкурсы уза.
Тантана массакүләм музыкаль номер - Бөре бию коллективлары, цирк студиясе һәм неон шоу чыгышлары катнашы белән башланды. Фестиваль «Мәдәният” илкүләм милли проекты чикләрендә уза.
Башкортостан Республикасы Мәдәният министрыны сәламен Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Салават Киреев җиткерде.Анда, аерым алганда, узган елларда фестиваль Башкортстанның берничә эре мәдәни проектында ныклы урын алуы турында әйтелә.
Ярышның беренче көнендә, бәйгедә катнашучылар «Эстрада җыры» номинациясендә осталык сынадылар. 20 гыйнварда чыгышлар «Эстрада биюе» һәм «Эстрада музыкасы» номинацияләрендә дәвам итә. Фестиваль кысаларында шулай ук эстрада вокалы һәм заманча хореография буенча мастер-класслар да планлаштырылган.
«Керәшен салкыннары» төбәкара эстрада җыры һәм бию фестиваль-конкурсы 21 гыйнварда Бөре шәһәренең шәһәр Мәдәният сараенда гала-концертлар белән тәмамланачак.
Быел проектта катнашу өчен Башкортостан Республикасының, Чиләбе өлкәсенең һәм Дагыстан Республикасының 30 муниципаль берәмлегеннән 370 кеше гариза биргән.
Фестиваль тарихында Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Саха (Якутия), Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Еатеринбург, Тольятти, Киев, Чиләбе, Төмән, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан сигез меңгә якын вокалчы, музыкант, биюче чыгыш ясады.