Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
29 декабрь 2022, 09:27

Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүнең бер этабы төгәлләнгән

Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлының,  Караидел һәм Дуван районнары чикләрендәге  20 километрдан артык участогы реконструкциядән соң сафка кертелгән

Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүнең бер этабы төгәлләнгән
Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүнең бер этабы төгәлләнгән

Уфа. 29 декабрь - "Балтач таңнары". Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлының,  Караидел һәм Дуван районнары чикләрендәге  20 километрдан артык участогы реконструкциядән соң сафка кертелгән.

 

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөре-Тастүбә-Сатка автомобиль юлын реконструкцияләү этапларының берсе тәмамланды. Караидел һәм Дуван районнары  чигендәге  20  километрдан  артык участок файдалануга тапшырылган. Бу максатларга якынча 1,2 миллард сум каралган, шуларның 920 миллион  сумы федераль үзәк җибәргән.

- Әлеге участокны реконструкцияләү кысаларында юл эшчеләре   аркалы өч  күпер монтажладылар, Картя елгасы аша күперне капиталь ремонтладылар. Юл хәрәкәте иминлеге максатларында, автомобиль юлы аша кыргый  хайваннарның  миграция юлларында үткәрү өчен урыннар булдырылды, һәм 8 км чамасы дәвамында махсус киртәләр урнаштырылды, - дип  белдерде Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Реконструкция барышында автомобиль юлы төзекләндерелде, барьер коймасы монтажланды, 100 дән артык юл билгесе куелды,  юл тамгалары  төшерелде. Моннан тыш, төзелеш-монтаж  эшләре барышында  суүткәргеч торбалар, локаль чистарту торбалары урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, быел «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан Республикасы 14 миллмард сумнан артык акча алды. Бу гомуми озынлыгы 168 километрдан артык булган автомобиль юлларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, шулай ук сигез күперне ремонтлау мөмкинлеге бирде.

 

Белешмә:

 

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»Президент Указы нигезләмәләрен үтәү өчен эшләнгән. Милли проектның масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Россиянең 84 субъекты катнаша.

Автор:
Читайте нас: