Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
28 декабрь 2022, 09:49

Башкортстанда мәшгульлеккә ярдәм итү дәвам итәчәк

2023 елда Башкортстанга мәшгульлеккә ярдәм программасына 1,4 миллиард сумга якын акча  юнәлтеләчәк

Башкортстанда мәшгульлеккә ярдәм итү дәвам итәчәк
Башкортстанда мәшгульлеккә ярдәм итү дәвам итәчәк

Уфа. 28 декабрь "Балтач таңнары". 2023 елда Башкортстанга мәшгульлеккә ярдәм программасына 1,4 миллиард сумга якын акча  юнәлтеләчәк.

 

Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруны озайтырга карар кылды. Сүз гади яки эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр өчен вакытлыча эшләрне финанслашу, җитештерү циклын үзгәртеп кору өчен сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен яңадан укыту, шулай ук түләүле җәмәгать эшләрен оештыру турында бара. Башкортстан Республикасына федераль бюджеттан 2023 елда әлеге өч чараны гамәлгә ашыруга 1,364 миллиард. сум  акча юнәлтеләчәк. Программалар финанслашу шартларында тормышка ашырылганлыктан, төбәк бюджетыннан өстәмә рәвештә тагын 13,8 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Россиядә ярлы кешеләр санын ике тапкыр, ягъни 2030 елга карата 6,5  процентка кадәр киметү- "Демография"илкүләм проекты кысаларында Россия үсешенең милли максатларының берсе.

– 2022 елда мәшгульлеккә ярдәм итү өчен кулланылган барлык инструментларның киләсе елда да дәвам итүе безне бик сөендерә, - дип шәрехли Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, узып баручы елда без республиканың 30 мең кешесе өчен эш урыннарын саклап кала алдык. 2023 елда да федераль ярдәм нәтиҗәсендә уңай тенденцияне дәвам итәрбез һәм бу ел ахырына килгән хезмәт базарындагы күрсәткечләрне ныгытырбыз дип өметләнәбез, – диде Ленара Иванова.

2023 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда тиешле эш эзләү максатында мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән 1200 гражданны җәмәгать эшләренә эшкә урнаштыру планлаштырыла (чыгымнарның бу статьясына федераль һәм төбәк бюджетларыннан субсидияләр күләме 87,6 миллион сум тәшкил итәчәк). Эштән азат ителү куркынычы астында булган 15 мең кешене (тулы булмаган эш вакыты режимын кертүне, гади, вакытлыча туктатуны, хезмәт хакын сакламыйча отпусклар бирүне һәм хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар үткәрүне дә кертеп) вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла (бүлеп бирелә торган акчалар күләме 1,246 миллиард.сум тәшкил итәчәк). 2023 елда тагын 750 сәнәгать предприятиесе хезмәткәрен һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуга (субсидияләр күләме 44,7 миллион сум тәшкил итәчәк) җибәрү планлаштырыла.

 

Белешмә:

 

2022 елда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларга федераль субсидияләр ярдәмендә республиканың 13 меңнән артык кешесе җәмәгать эшләрендә катнашты; вакытлыча эшкә урнашуда – эштән китү куркынычы астында булган 13 меңнән артык хезмәткәр; тагын 3,6 мең предприятие хезмәткәре укыды яки өстәмә һөнәри белем алды. Бу программаларның барысы да эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләр санын 7 меңнән артык кешегә (19,5 меңнән 12,4 меңгә кадәр) киметергә ярдәм иткән.

Автор:
Читайте нас: