Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
26 декабрь 2022, 09:43

Башкортстан урманчылары агач орлыклары хәстәрли

Башкортстан урманчылары  кыйммәтле урман культураларының барлыгы  3,5 тонна орлыкларын хәзерләгән

Башкортстан урманчылары агач орлыклары хәстәрли
Башкортстан урманчылары агач орлыклары хәстәрли

Иске Балтач. 26 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстан урманчылары  кыйммәтле урман культураларының барлыгы  3,5 тонна орлыкларын хәзерләгән.

 

2022 елда "Экология" илкүләм проекты кысаларында Башкортстан урманчылары 3,5 тонна орлык үәзерләгән.

Урман үсемлекләренең орлык запасын формалаштыру буенча чаралар Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр тарафыннан «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау»региональ проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Әйтик, 2022 елда Башкортстан урманчылары урман формалаштыручы төп токым агачлырның 3,5 тонна: шул исәптән ике тонна нарат, 560 килограмм себер чыршысы, 100 килограмм юкә орлыгы  хәзерләгән.

- Орлык хәзерләү-бик күп вакыт таләп итә торган процесс. Өстәвенә, бу хезмәт бары кулдан гына, чөнки агачка зыян китермичә,  күркә  җыйгыч сәләтле машиналар юк. Моннан тыш,  барлык күркәләр дә җыярга яраклы түгел.  Ә орлык алу максатларында  быел өлгергән  һәм корткычлар, авырулар зыян китермәгән күркәләр генә файдаланыла , - дип аңлаткан Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. - Киләсе этап- күркә киптергечтә  эшкәртү, анда оптималь шартларда  күркәләр  ачыла. Аннан соң орлыклар  “канат”ларыннан чистартыла. Ул канатлар  табигатьтә орлыкларны еракка  таратуга ярдәм итә, ә менә питомникта, чәчкеч ярдәмендә  чәчкәндә киресенчә - комачаулый. Аннары формалашкан орлык партияләре үрнәкләре чәчү сыйфатларын билгеләү өчен Башкортостан Республикасы урманнарын саклау үзәгенә җибәрелә.

Орлыклар үзләре бик җиңел. Бер  тонна күркәдән 10 килограмм орлык  алына.  Орлык чыгышы - бер процент.

Башкортстан урманчылары агач орлыклары хәстәрли
Башкортстан урманчылары агач орлыклары хәстәрли
Автор:
Читайте нас: