Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 декабрь 2022, 17:00

Балтачта үсмерләрне «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр

Балтач районында 2022 ел йомгакларын билгеләгәндә Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбенең 5Г класс укучыларын «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр

Балтачта үсмерләрне «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр
Балтачта үсмерләрне «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр

 Иске Балтач. 21 декабрь - "Балтач таңнары". Балтач районында 2022 ел йомгакларын билгеләгәндә Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбенең 5Г класс укучыларын «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр.

 

2022 ел истәлеге булып, быел республика мәктәпләрендә Миңнегали  Шайморатов исемендәге класслар булдырылды.

Башкортс тан Республикасы Башлыгының 18 августтагы 865 боерыгына ярашлы,  яңа уку елы башында  Башкортстан мәктәпләрендә    Шайморатов исемендәге 79 сыйныф ачылды.  Аның берсе Балтач районында.

Балтач район мәгариф бүлегендә Шайморатов исемендәге классны Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендә ачарга карар иттеләр. Бүген мәктәпнең  5Б классы легендар герой исемен йөртә.  Класста 22 бала укый. Укучыларның үз униформасы, күкрәк билгесе бар.   

-Легендар герой Донбассны фашистларны азат итү өчен барган  сугышларда алгы сызыкта булган.  Бүген ул җирләрдә якташларыбыз  неонацистик элементлардан азат итү өчен кабат көрәшә,- диде тантананы алып баручылар, МХОдагы якташларыбыз данлы герой юлыннан баруын билгеләп.

Бишенчеләрне шайморатывчылар сафына кабул итү Балтач районында 2022 ел йомгакларын билгеләү тантанасында узды.

Класс командиры Никита Шакиров классташлары исеменнән шайморатвчылар истәлеген саклаячакларын белдереп ант итте һәм Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комис сары Ансар Арсланов кулларыннан 112нче кавалерия дивизиясе  әләмен кабул итеп алды.

 “Шайморатовчы символикалы    формага тап төшермәссез, дип ышанам. Геройның  "Салават токымчылары беркайчан да чигенми!" дигән девизына тугры калыгыз. Моны чын эшләр белән исбат итегез. Сынаулардан һәм авырлыклардан курыкмагыз",- диде Ансар Арсланов, шайморатовчыларга мөрәҗәгать итеп.

Балтачта үсмерләрне «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр
Балтачта үсмерләрне «шайморатовчы”лар сафына кабул иттеләр
Автор:
Читайте нас: