Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 декабрь 2022, 10:17

Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар

Асылыкүлдә балыкчылык инспекторлары    браконьерларның  гомум озынлыкта  150 метр  ауларын юк иткән

Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар
Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар

Асылыкүл. 19 декабрь - "Балтач  таңнары". Асылыкүлдә балыкчылык инспекторлары    браконьерларның  гомум озынлыкта  150 метр  ауларын юк иткән

 

Асылыкүл  акваториясендә төнге рейд вакытында табигать паркы инспекторлары бәкедән балык каптыру белән шөгыльләнгән  өч кешегә тап булган. Алар Дәүләкәннән  һәм якындагы  Ивановка һәм Купоярово авылларында яшәүчеләр булып чыккан.

Кызганычка каршы, балыкны каармсак ярдәм ендә генә тотмаганнар алар. Инспекторлар полиция чакырткаан һәм  тәртип бозучылардан 30 килограммга якын балык (чуртан, судак, корбан, сиг, карп), 150 метр озынлыкта  ау, шулай ук чана, боз  һәм башкалар алдыра. Хәзер биоресурсларга китерелгән зыян күләме исәпләнә. Браконьерларга карата  җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Шунысын   билгеләп үтәргә кирәк, аеруча саклана торган табигый территориядә  ау ярдәмендә  балык тоту бөтенләй тыелган.

«Асылыкүл» табигать паркының аерымланган структур бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Гыйльманова әйтүенчә,   күчмә тикшерүләр су объекты территориясендә инспекция контролен көчәйтү өчен даими үткәрелә. Хокук бозучыларны ачыклау өчен инспекторлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында  эшкә чыга. Чөнки ауларны  браконьерлар көндез генә түгел, төнлә дә куя алалар.

Исегезгә төшерәбез,  мондый чаралар  су биологик ресурслары балансын саклауга юнәлдерелгән һәм төбәктә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау»федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар
Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар
Асылыкүлдә инспекторлар рейд оештырганнар
Автор:
Читайте нас: