Бәләбәй. 15 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстаннан Татарстанга 269 тонна ясмык экспортлаганнар.
Башкортстан ясмык үстерү буенча әйдәүче төбәкләр исемлегендә. Шушы көннәрдә Бәләбәй районындагыв бер хуҗалык үстергән ясмык партиясе күрше Татарстан Республикасына җибәрелгән. Экспортлана эзерләнгән 269 тоннадан артык ясмыкны Башкортстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре тикшергән. Сайланган ашлык үрнәкләре лаборатория экспертизасын үтте һәм тикшеренү нәтиҗәләре буенча сыйфатка туры килгән.
Әйтергә кирәк, ясмык- кузаклы культура. Быел аны Башкортстан Республикасының өч районы хуҗалыкларында, Бәләбәй, Мәләвез һәм Ярмәкәй районы хуҗалыкларында үстергәннәр. Республикада әлеге культура белән гомуми мәйданнар 2,5 мең гектар тәшкил итте. Быел башкорт аграрийлары ике мең 23 тонна ясмык җыеп алган.
Белешмә:
Илдә «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проекты тормышка ашырыла. Төбәкнең агросәнәгать комплексы продукциясе соңгы мәгълүматлар буенча 269,3 млн АКШ доллары күләмендә экспортланган. Экспорт структурасында төп өлешне майлы продукция (69,5процент), икенче урында - май орлыклары, спирт, бал һәм башкалар (16процент) алып тора. Бөртекле культуралар экспортланган агросәнәгать комплексы продукциясе гомуми күләменең 5,3 процентына тиң.