Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 ноябрь 2022, 11:59

Русиянең бозда фигуралы шуу федерациясе президенты Александр Горшков вафат булган

Фигуралы шуу буенча боздагы бию төрендә беренче олимпия чемпионы  Александр Горшков 76 яшендә вафат булган.

Алты тапкыр Европа, дөнья чемпионы, боздагы бию төрендә беренче олимпия чемпионы  үз эше белән фигуралы шууны алга илтүче шәхесләрнең берсе иде. 2010 елдан Русиянең бозда фигуралы шуу федерациясен җитәкләгән ул. Өч тапкыр бу вазифага янә сайланган. Яраткан эшенә бар гомерен багышлаган  Александр Горшков  күелләрдә сакланыр.

 

Автор:РИС Интеграция
Читайте нас: