Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
5 август 2022, 08:14

Балтач тарафларында челлә тәмам

Балтач тарафларында челлә тәмам. Җәй дәвам итә.

Балтач тарафларында челлә тәмам
Балтач тарафларында челлә тәмам

Иске Балтач. 5 август -"Балтач таңнары". Балтач тарафларында челлә тәмам. Җәй дәвам итә

. Челлә чыккач җәй беттте дигән сүз инде, дия торганнар иде өлкәнрәкләр.

Чынлап та, утыз-кырык ел элек челләдән соң көннәр чынлап торып көз көннәренә охшый башлый иде. .. Челлә чыкты, ә җәй әле башланды гына кебек. Чөнки җәй башында җәйне күрмәдек. Июнь салкын, явымлы килде.

Баксаң, инде иң озын көннән соң өч сәгатькә кыскарган. Кичләрен караңгы көннән-көн иртәрәк төшә. Агачларда сары яфраклар да күренә башлады. Мунча себеркесе хәзерләргә өлгермәгән булсагыз, соңлый күрмәгез.  Печәнлекләрдә акрынлап курпы күтәрелә, ә иртәрәк бәрәңге утырткмннарның инде бәрәңге сабаклары сары төскә керде. Телибезме-теләбимезме, табигать үзенекен итә.

Челләдән соң кигәвеннәр юкка чыга. диләр иде элек. Юкка чыгар сиңа! Хазер алар, киресенчә, челлә чыккач ныграк котыра кебек.

"С наступлением челлэти, топку печи прекрати!""--- дип язган ди бит бер күрсәтмә бирүче. Шуның кебек, челлә чыккач та хорафатка ышанучылар өчен кайбер  гамәлләр тыела. Челлә чыккач су керергә ярамый, дия торганнар иде. Җәйне күрдек кенә бит әле. Августта су кермиләр дисезме? Җылырак килгән елларда сентябрьдә дә су керәләр. Алдагы көннәрдә синоптиклар утыз градуслы эссе көннәр вәгъдә итә. Җәй дәвам итә әле.

Автор:
Читайте нас: