Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 Май 2022, 14:08

Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады

Бүген район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев районның  иң хөрмәтле кешеләрен - Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады.

Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады

Бүген район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев районның  иң хөрмәтле кешеләрен - Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котлады. Аларның хәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Илгиз Субушев  билгеләп үткәнчә, район ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара.

-Без озак көткән Җиңүне яулаган кешеләр алдында мәңге бурычлы булуыбызны онытмаска тиеш. Ветераннарыбызны исән-сау күрү бик куанычлы. Хәзер алар өчен иң мөһиме -  безнең игътибар һәм кайгырту, - диде ул. 

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарны  концерт номерлары белән куандырды.

Район башлыгы Штәнде авылында Әхвәс Габдулхаков янында да булды.

Әхвәс Габдулхаков  1924нче елның 6нчы маенда Штәнде авылында дөньяга килгән. Туган авылында – башлангыч, Тушкыр авылында җидееллык белем алып авылда хезмәт юлын башлый. 1942нче елның август аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Алар буыны кешеләренә Бөек Ватан сугышы фронтларын үтәргә туры килә. Утлы сугыш елларында Әхвәс Габдулхаков Сталинград фронтында, Курск дугасындагы алышларда, Харьков, Кировоград шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Биш тапкыр яралана. 1944нче елда демобилизацияләнә.

Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Җиңү бәйрәме алдыннан район Хакимияте башлыгы ветераннарны котлады
Автор:
Читайте нас