Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март , 08:43

Кар һәм буран...

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде. 

Кар һәм буран...
Кар һәм буран...

Башкортстанда алдагы көннәрдә кышкы һава торышы булачак, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары.

Бүген, 5 мартта, төбәктә бераз кар явачак. Кайбер районнарда буран һәм юлларда бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез һава температурасы 0, -5 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 6 мартта, республикада шулай ук кар явачак. Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан уртача булачак. Төнлә термометр баганалары -7, -12, көндез 0, -5 градус күрсәтәчәк.

Автор:
Читайте нас