Алдагы өч көн Башкортстанда карлы булачак, дип фаразлый Башгидромет белгечләре.
Бүген, 25 февраль көнне, көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньякка күчеп, уртача. Көндез һава температурасы -3,-8 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 26 февраль көнне, төнлә һәм көндез бераз кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Төнлә -9, -14, аязганда -19, көндез -3, -8 градус.
Пәнҗешәмбе көнне, 27 февральдә, шулай ук кар явуы ихтимал. Төнлә -9, -14, аязганда -15, -20, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.