Гисметео порталы вәгъдә иткәнчә, март ае төбәк халкын аномаль җылы һава торышы белән сөендерәчәк. Ай башында термометр баганасы нульдән -1 градуска кадәр күрсәтәчәк, ә ай ахырына инде +2,+3 градус булачак.
Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фикеренчә, быел март җылы булачак, ә яз кар аз яуганлыктан гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин.
"Фобос" үзәге белгечләре шулай ук рекордлы көчсез һәм иртә ташу белән җылы язны фаразлый.