Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль , 19:22

Исәпкә куелганнан соң ук декретка чыгарга мөмкин буламы?

Дәүләт Думасына йөклелекнең теләсә кайсы срогында декретка китәргә рөхсәт итәргә тәкъдим иткән закон проектын кертәчәкләр. 

Исәпкә куелганнан соң ук декретка чыгарга мөмкин буламы?
Исәпкә куелганнан соң ук декретка чыгарга мөмкин буламы?

“Гадел Русия — дөреслек өчен” фракциясеннән депутатлар Дәүләт Думасына хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләп, йөклелекнең теләсә кайсы срогында декретка китәргә рөхсәт итәргә тәкъдим иткән закон проектын кертәчәк, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите. 

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, декретны иртәрәк бирү йөклелек чорында үзвакытында диагностика алып барырга, потенциаль өзлегүләрне фаразларга һәм киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, хатын-кыз отпускка гариза язып һәм хатын-кызлар консультациясендә исәпкә куелганнан соң бирелгән эшкә яраксызлык кәгазе нигезендә чыга алачак.

Автор:
Читайте нас