Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль , 13:32

Гаилә конфликты фаҗига белән тәмамлана язган

Ире белән конфликттан соң хатын өйдән чыгып киткән һәм югалган.

Гаилә конфликты фаҗига белән тәмамлана язган
Гаилә конфликты фаҗига белән тәмамлана язган

Баймак районында гаилә конфликты чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. Хатын кеше өйдән билгесез юнәлештә чыгып китә һәм элемтәгә чыгудан туктый. Борчылган ире бу хакта телефоннан полициягә мөрәҗәгать итә.

Эзләүгә оператив рәвештә хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җибәргәннәр.

Бәхеткә, үпкәләгән ханым мөстәкыйль рәвештә табылган, дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча  дәүләт комитеты.

Автор:
Читайте нас