Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль , 10:03

Бураннар башлармы?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Бураннар башлармы?
Бураннар башлармы?

Республика синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерделәр. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген урыны белән бераз кар явуы фаразлана. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, төньяктан көчле. Көндез температура -4, -9 градус.

Җомга көнне, 14 февральдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән кискен. Төнлә  -8, -13, аязганда -18, көндез -3, -8 градус.

Шимбә көнне, 15 февральдә, шулай ук бераз кар явачак, урыны белән уртача. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән кискен. Төнлә -8, -13, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас