Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль , 19:59

Бүреләр аркасында төнлә өйдән чыкмаска кушалар

Ерткычлар йорт хайваннарына һәм берничә эткә дә һөҗүм иткәннәр.

Бүреләр аркасында төнлә өйдән чыкмаска кушалар
Бүреләр аркасында төнлә өйдән чыкмаска кушалар

Белорет районының Инзер авылында яшәүчеләр бүреләрне күргән. Ерткычлар йорт хайваннарына һәм берничә эткә дә һөҗүм иткәннәр. Шуңа бәйле рәвештә район Хакимияте халыкка төнлә өйләреннән чыкмаска һәм терлекләрне биктә тотарга үтенеп мөрәҗәгать иткән.

Район Хакимиятенең агросәнәгать секторын үстерү бүлеге башлыгы Олеся Идрисова хәбәр иткәнчә, авыл территориясендәге бүреләр мәсьәләсе барлык профильле хезмәтләр контролендә тора.

"Патрульлек итүне дәвам итәбез, хәрәкәт итү уңайлылыгы өчен каргизгечләр кулланыла. Моннан тыш, Уфадан Инзергә бүреләр санын җайга салуга рөхсәтләре булган тәҗрибәле аучылар җибәрелде”, — диде республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев.

Автор:
Читайте нас