Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль , 08:48

Алдагы көннәрдә суытачак

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде. 

Алдагы көннәрдә суытачак
Алдагы көннәрдә суытачак

Төбәк синоптикларының мәгълүматларына караганда, бүген, 5 февральдә, явым-төшем юк, кайбер районнарда бозлавык булачак. Җил көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы -1, -6 градус.

6 февральдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Термометр баганалары төнлә -9, -14, урыны белән -15, -20, көндез -2,-7 градус күрсәтәчәк.

7 февральдә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә -9, -14, урыны белән -15, -20, көндез -5, -10 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: