Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 20:54

13 яшьлек кызны эзлиләр

Бүген иртән өйдән чыгып киткән һәм кире кайтмаган.

13 яшьлек кызны эзлиләр
13 яшьлек кызны эзлиләр

Благовещен шәһәрендә 13 яшьлек Ульяна Әхмәдиева хәбәрсез югалган. Яшүсмерне эзләү турында “БашРегионСпас” ирекле эзләү-коткару отряды хәбәр итте.

Ульяна Әхмәдиева 4нче февральдә иртән өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Билгеләре: буе – 140 см., уртача гәүдәле, күзләре коңгырт.

Ак төстәге куртка, ак ботинка, кара чалбар һәм кара төстәге башлык кигән булган.

Кызны күрүчеләрне  8-927-262-01-78, 8-900-100-59-90, 8-937-310-21-12 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Автор:
Читайте нас: