Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген җепшек кар һәм карлы яңгыр явачак, урыны белән бозлавык, томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +2, -3 градус торачак.
Шимбә көнне, 1 февральдә, урыны белән республикада кар һәм җепшек кар явуы, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә һава температура 0, -5 градус, көндез +2, -3 тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 2 февральдә, һава торышы артык үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән кар һәм җепшек кар явачак, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача исәчәк. Төнлә һава температура 0, -5 градус, көндез +2, -3 булачак.