Синоптиклар февраль аена Башкортстанда һава торышы буенча фаразларын җиткерде.
Белгечләрнең мәгълүматлары буенча, кышның соңгы аенда республикада һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип фаразлана (норма -11,7 градус). Айлык явым-төшем нормага якын (20-40 миллиметр) булыр дип көтелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу кыш Башкортстанда соңгы елларда иң җылы кышларның берсе булды. 2025 елның 4 гыйнварында көндез Уфа-Дим аэрологик станциясе буенча һава температурасының абсолют максимумы ябылган, ул +2,2 градус тәшкил иткән. Кыш өчен алдагы рекордлы +2,1 градус җылылык Уфада 1965 елда теркәлгән булган.