Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар , 16:15

Игътибар! Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Җилнең тизлеге 21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Игътибар! Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Игътибар! Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты, синоптиклар мәгълүматларына нигезләнеп, республика халкын һава шартларының начараюы турында кисәтте.

Иртәгә, 9 гыйнварда, Башкортстанда болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм кар катыш яңгыр явачак, урыны белән буран, юлларда бозлавык, кар көртләре булуы фаразлана.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән тизлек секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -2, -7, урыны белән -12, көндез 0, -5 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: