Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2024, 21:06

Яңа туачак елда бай һәм уңышлы булам дисәң...

Моның өчен берничә халык сынамышларын үтәргә кирәк. Нинди?

Яңа туачак елда бай һәм уңышлы булам дисәң...
Яңа туачак елда бай һәм уңышлы булам дисәң...

Чыршыгыз никадәр купшырак, матуррак бизәлгән — финанс хәлегез дә шулкадәр яхшырак булачак.
Иске елның соңгы көнендә теләнче акча сораса, бирегез. Яңа елда баеп китәчәксез!

Яңа ел табыныннан калган сыйны чүп чиләгенә ташламагыз. Икенче көнне эт, мәче кебек җәнлекләрне сыйлагыз.
Барлык тишек кесәләрне тегеп чыгыгыз! Яңа ел төнендә кесәләрдә акча ятсын.

Тимер акчаларны яхшылап юыгыз да, унике тулганда шампан эчә торган бокалларга салып чыгыгыз. Шампанны эчеп беткәч, аларны шалтыратыгыз. Соңыннан һәркем бу акчаны кошелегына салып куеп, ел буе үзе белән йөртергә тиеш.

Чыганак: "Кызыл таң" гәзите. 

Автор:
Читайте нас: