Уфада үсмер кыз югалган. 14 яшьлек Капитолина Санникованың (2009нчы елда туган) югалуы турында "Лиза Алерт Башкортстан" эзләү отряды хәбәр итә.
Билгеле булуынча, ул агымдагы елның 6нчы сентябрендә өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Кызның билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәче, бер күзе — соры, икенчесе коңгырт төстә.
Өстенә ачык соры төстәге толстовка, кара джинсы кигән, аягында кара кроссовкалар.
Элемтә өчен телефон номеры: 8-800-700-54-52 яисә 112.