Эх, матур һәм кояшлы көннәр рәхәт тә соң... Тик барыбер кайчандыр аларга алмашка янә яңгырлар киләчәк.
Төбәк синоптиклары билгеләвенчә, алдагы көннәрдә һава температурасы төнлә +6, +12, көндез +19, +24 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу климатик нормадан ике-дүрт градуска югары.
Аларның фаразлары буенча мондый яхшы һава торышы 13нче сентябрьгә кадәр сакланачак.
Тик менә “Әбиләр чуагы” сентябрьнең икенче яртысында тәмамланачак, ди синоптиклар. 18нче сентябрьдә көндез һава температурасы +13 градуска кадәр түбәнәячәк. Ә инде 20нче сентябрьдән яңгырлар башланачак.
Болар барысы да синоптиклар фаразлары гына. Үзебез күреп торабыз – һава торышы үзгәрүчән. Шуңа күрә әлегә кояшлы һәм матур көннәргә куаныйк.