Райондагы каты коммуналь калдыкларны җыю буенча “Эко-Сити” төбәк операторы җәмгыяте җаваплы. Алар 2 берәмлек техникада 176 контейнер мәйданчыгыннан чүп-чарны чыгаралар.
Биредәге җәмгыятькә берәр нинди соравыгыз булса, Иске Балтач авылы, Совет урамы, 13нче йорт, “Үзәк” сәүдә үзәгенең 2нче каты адресы буенча офис ачылган, анда теләсә кайсы гражданин яки юридик зат төрле мәсьәләләр буенча тулы консультация алала.
Калдыкларны чыгару Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы белән расланган график буенча башкарыла. Бу график бозылмый, тик менә район халкының контейнер мәйданчыклары янына автомобильләрен калдырулары, контейнерлар янына чүп-чарларын бушатып китүләре чыгару буенча эшен җитди кыенлаштыра. Шулай ук һава торышы да үз төзәтмәләрен кертә.
Чүп-чар чыгару мәсьәләсендә проблемалар булды һәм әле дә бар. Соңгы вакытта халык бакчаларын җыештыра башлады һәм контейнерлар чүп-чарга күмелеп калды, дисәк тә була. Әле бакча җыештыру эшләре башланды гына. Соңыдан нәрсә булыр соң? Көнкүреш калдыклары гына салынырга тиешле контейнерларга халык киселгән агач ботакларын, бакча чүбен чыгарып ташлый башлады. Мондый күренешне барлык контейнерлар мәйданчыгында да күрергә була. Болай булырга тиеш түгел бит дисәң: “Акчасын түлибез”, - дип кенә җавап бирүчеләр күп. Ә чынында, тариф буенча без каты көнкүреш калдыклары өчен генә түлибез.
Мондый тәртипсезлекне тикшерү буенча административ комиссия район буйлап рейдларга чыга. Тиешсез урында чүп өеме ясау административ тәртип бозу буларак санала һәм аңа штраф каралган. Игътибар: Иске Балтачта контейнерлар мәйданчыклары янында видеокамералар бар. Димәк, тәртип бозучыларны ачыкларга була.
Матурлык, чисталык үзебездән тора бит. Чисталык кагыйдәләрен саклыйк, тәртипкә өйрәник.