Алдагы көннәрдә дә республика яңгырлар көтелә, ди синоптиклар.
Бүген, 21 августта, Башкортстанда янә локаль яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле. Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез һава +17, +22 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе көнне, 22 августта, республикада шулай ук яңгырлар. Җил төньяктан уртача, көндез урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә +8, +13 градус күрсәтәчәк, көндез +15, +20 градускака кадәр күтәреләчәк.
Алдагы көннәрдә дә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.