Җәмгыять
19 август 2024, 03:29

Шул гөмбә дип...

Югалган 67 яшьлек гөмбәчене ике көн эзләгәннәр.

Шул гөмбә дип...Шул гөмбә дип...
Шул гөмбә дип...

Белорет районында югалган гөмбәчене ике көн дәвамында эзләгәннәр.  

Билгеле булуынча, 67 яшьлек ир 16нчы августта урманга гөмбә җыярга китә һәм югала. Моңа кадәр ул хатынына шалтыратырга өлгергән һәм Островск буасы янында булуын, өенә юл таба алмавын хәбәр иткән.

Шуннан соң борчылган туганнары ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган кешене эзләп урман массивларын тикшергәннәр.

18нче августта гына, ике көннән соң, гөмбәчене таба алганнар. Бәхеткә, исән-сау.

Автор:
Читайте нас