Башкортстанда август башында ук айлык явым-төшем нормасының 63 проценты яуган, дип хәбәр итә Башгидрометеоүзәк белгечләре.
Алга таба да коры һәм кояшлы һава торышы көтәргә туры килми, дип фаразлый синоптиклар. Бүгенге көн генә кояшлы булачак, ә ары таба республика төньяк Атлантик циклон тәэсире астында калачак. Димәк, тагын да көчлерәк яшенле яңгырлар башланачак. Көннәр дә суык булачак. Көндез +20 градустан югары булмаячак.