Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 8 августта, республикада кыска вакытлы яшенле, урыны белән локаль яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында кискен. Көндез температура +20,+25 градус тәшкил итәчәк.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 9 һәм 10 августта, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә +10,+15, көндез +18,+23 градус булуы көтелә.