"Яшь барабанчылар" мәктәп отрядын булдыру" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 60 укучы кыз арасыннан яшь барабанчылар сайлап алынды.
Сайлап алу компетентлы жюри тарафыннан үткәрелде, аның составына проект җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова, район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Галләмова, музыка кораллары бүлеге укытучысы Илшат Нуркаев, "Скул - ТВ" мәктәп телевидениесе җитәкчесе Альбина Гыйльметдинова керде.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча отрядның төп составына 24 кыз, резервка тагын 10 кыз кергән.
Бүгенге көндә яшь барабанчылар отрядына катнашучыларны сайлап алу төгәлләнгән. Якын арада кызларны барабанда уйнарга һәм строй адымнарына өйрәтә башлаячаклар.