Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 08:57

Кисәргә ярамый калдырырга: өтерне кайсы сүздән соң куярга?

Авыл җирендә яшәгәч, утынсыз берничек тә булмый шул. Сер түгел, күпләр мунчага һәм казан астына ягарга гына дип, урманга коры утын җыярга бара. “Корыган агач” (сухостой) һәм “ауган агач” (валежник) төшенчәләренең чиге нечкә. Аларны белмәү аркасында закон бозучы булмас өчен “ауган агач”ка нәрсә керүен, ә нәрсә – юклыгын ачык аерырга белү бик мөһим. 

Кисәргә ярамый калдырырга: өтерне кайсы сүздән соң куярга?
Кисәргә ярамый калдырырга: өтерне кайсы сүздән соң куярга?

Авыл җирендә яшәгәч, утынсыз берничек тә булмый шул. Сер түгел, күпләр мунчага һәм казан астына ягарга гына дип, урманга коры утын җыярга бара. “Корыган агач” (сухостой) һәм “ауган агач” (валежник) төшенчәләренең чиге нечкә.Аларны белмәү аркасында закон бозучы булмас өчен “ауган агач”ка нәрсә керүен, ә нәрсә – юклыгын ачык аерырга белү бик мөһим. 

Табигый юл белән корыган һәм күпмедер вакыт тамыр белән бәйләнешсез җирдә яткан кәүсәләр белән – барысы да аңлашыла. Визуаль яктан билгеләү җиңел. Ә менә җил, кар, давылдан зыян күргән агачлар белән ачыклык кирәк. Моның өчен Балтач урманчылыгының дәүләт урман инспекторы Айдар Әнгам улы Аллаяровка мөрәҗәгать иттек.

Коры булса да аумаган агач  “ауган агач” (валежник) исәбенә керми. Димәк, корыган агач җиргә аумаган булса, аны кисеп алырга ярамый.  Шулай ук кар яки көчле җил-давыл аркасында агач очлары сынып, җиргә килеп төшмәсә, аларны алырга ярамый. Җиргә сынып төшкәннәрне генә “ауган агач” исәбенә кертеп була. Шунысы мөһим: җиргә төшкән очын алырга була, ә менә кәүсәсен кисеп алу катгый тыела.

Корыган, җил-давылдан егылган агачлар урман патологиясе тикшерүе нигезендә, соңыннан сату-алу шартнамәсе төзелеп, кисүгә билгеләнә. Республика территориясендә урманнарны өзлексез тикшерү максатында космик мониторинг үткәрелә.

Шулай ук урман кисү эшләре алып барыла торган урыннарда кисү калдыклары “ауган агач” дип саналмый һәм аларны алырга ярамый. Тамыры белән җирдән  куптарылган, визуаль коры агач яки аның бер өлеше – “ауган агач” түгел. Аларны әзерләргә, кисәргә рөхсәт ителми.

Бу эшләрне башкарганда урманда кул коралын кулланырга рөхсәт ителә, аңа -  кул һәм бензин пычкылары яки балталар керә. Тыюга махсуслаштырылган техниканы куллану эләгә. Шулай ук утын эшләү вакытында туфрак катламын, урман культураларын зарарсыз сакларга кирәк.

Ауган агачларны әзерләү ел дәвамында алып барыла. Закон нигезендә гражданнарның урманда булу тыелган чорлар искәрмә булып тора, мәсәлән, янгынга каршы махсус режим кертелгәндә, махсус сакланылучы табигый территориясендә, шулай ук башка чикләүләр булганда.

Әлеге вакытта Башкортстан урманнарында янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда янгын хәвефсезлеген бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Учаклар ягу, каты көнкүреш, урман хуҗалыгы эшләрен башкарганда агач кисү калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела.

Корыган һәм җил-давыл аударган агачларны рөхсәт документларыннан башка кисү – дәүләт милкен урлау, юк итү яки зарарлау дип квалификацияләнә. Зыянның күләменә карап, административ яки җинаять җаваплылыгына тарттырылырга була. Аларны кискән өчен административ хокук бозулар турында Кодексының 8.28нче статьясы  яки хәтта Җинаять Кодексының 260нчы статьясы буенча да җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Беренче очракта физик затларга 4-5 мең сум штраф салына, шулай ук агач кискәндә кулланылган җиһазлар конфискацияләнә. Вакыйгалар үсешенең икенче вариантында (шактый зур күләмдә законсыз кисү) максималь җәза — ике елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 100-200 мең сум күләмендә штраф. Шул ук гамәл өчен аеруча зур күләмдә (150 мең сумнан артык зыян) җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 300-500 мең сум штраф каралган.

Исегездә тотыгыз: “валежник”ларны алу өчен урманчылыкка бару хәерлерәк. Анда үзеңнең яшәгән адресыңны һәм агач кисеп алырга уйлаган урынны хәбәр итү мөһим. Урманчылыкта теркәлгәннән соң инструктаж үткәрәчәкләр – кайсы урында һәм нинди агачларны кисәргә мөмкин икәнен аңлатачаклар. Шуннан соң гына ауган агачны алырга мөмкин. Шулай ук кагыйдә буенча агачларны төяү өчен транспорт куллансагыз, урман юлыннан гына барырга кирәк, ягъни юл булмаган урыннан (урман эчендә) транспорт белән үтәргә катгый тыела.

Бүгенге көндә районда урман 52508 гектарга якын тәшкил итә. 15 процент урман арендада. 

Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач кисү турында билгеләп үтергә кирәк.  Хәзер күп кенә басулар ташландыкка әйләнде, аларны яшь каеннар басты. Кайчандыр “гөрләп” торган басулар урманнарга әйләнә. Күпләр: “Бу басу ташландык, агачлар үзләре үсеп утыра, димәк кисәргә була”,-дип уйлый.  Тик бу болай түгел.  Мондый җирләрнең барыбер хуҗасы бар. Шулай итеп, агач кисүгә бәйле чикләүләр төрле норматив хокукый актлар белән билгеләнергә мөмкин булганга күрә, алдан урындагы үзидарә органнарында кисүгә рөхсәт алу кирәклеген алдан ачыкларга кирәк.

Уңай бәяләмә алган очракта, гариза биргән кеше агачларны үзләштерү проектын эшләргә, аның буенча уңай экспертиза бәяләмәсен алырга, урман декларациясен тапшырырга һәм шуннан соң гына кисү эшләренә тотынырга тиеш була. Югарыда санап үтелгән процедуралар үткән мизгелгә кадәр агачларны кисү тыела. Мондый кишәрлекләрдә агач әзерләү тыела, чөнки мондый урман “исәпкә алынмаган” дип санала. Урман законлы статусын комиссиянең уңай бәяләмәсе алынганнан соң гына ала.

Шулай итеп, коры агачларны хәзерләү төшенчәсенә җаваплы карарга кирәк. Аларны төпле белмәү җинаять җаваплылыгына кадәр илтергә мөмкин.

Автор:
Читайте нас: