Җәмгыять
26 Июня 2024, 05:21

Башкортстанда 21 яшьлек кыз кыярга тончыгып үлгән

Кыяр ашарга да куркыта хәзер...

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 21 яшьлек кыз кыярга тончыгып үлгәнБашкортстанда 21 яшьлек кыз кыярга тончыгып үлгән
Башкортстанда 21 яшьлек кыз кыярга тончыгып үлгән

Башкортстанда 21 яшьлек кыз кыярга тончыгып үлгән. Фаҗигале вакыйга 18 июньдә Мәләвездә булган.

Билгеле булуынча, кыяр кисәге аның сулыш юлына эләккән. Вакыйга урынына килгән табибларга яшь кызның үлемен генә расларга кала.

Кызның туганнары табиблар ярдәме тулы күләмдә һәм тиешенчә күрсәтелгән булса, аны коткарып калырга мөмкин булыр иде. Хәзер алар төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тиешле тикшерү үткәрергә һәм гаеплеләрне табарга сорыйлар.  

Автор: