Җәмгыять
19 Май 2024, 09:14

Әзер бул! Һәрвакыт әзер!

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары пионерлар сафын тулыландырды.

Әзер бул! Һәрвакыт әзер!Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!

19нчы май – илебездә пионерлар көне буларак билгеләп үтелә. Үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы көне!

Бу тарихи дата алдыннан Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучыларын дус һәм тату пионер гаиләсенә - "Башкортстан пионерлары" оешмасы сафларына кабул иттеләр. Чара тантаналы шартларда – Русия һәм Башкортстан гимны белән башланды. Ары таба иң дулкынландыргыч мизгел – быргычлар кычкыртып, барабаннар кагып, “Башкортстан пионерлары” әләме кертелә.

Барлык отрядларның командирлары рапортлар тапшырды. Ә инде 4нче сыйныф укучылары, үз чиратында, изге эшләр йоласын дәвам итәргә, пионерлар оешмасы кагыйдәләрен үтәргә, тырышып укып, җәмгыятькә файдалы эш башкарырга омтылырга “Һәрвакыт әзер” дип ант бирделәр.

Пионер галстукларын бәйләү хокукы хөрмәтле кунакларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм М. Гәрәев исемендәге дружинаның иң яхшы пионер-активистларына бирелде.

Яшь пионерларны "Беренчеләр хәрәкәте" Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Балтач районы бүлеге белгече Алсу Шакирова котлады һәм пионер исеменә тап төшерми, яхшы укырга, һәр эштә алдынгылар рәтендә булырга чакырып, мәктәп дружинасына һәм өлкән вожатый Гөлгенә Мусинага Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук М. Гәрәев исемендәге дружинаның актив пионерлары истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

"Башкортстан пионерлары" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илүзә Нәбиева да пионер сафына кабул ителүчеләрне котлап, уңышлар теләде һәм дружинага Рәхмәт хаты тапшырды. “Шушы күркәм вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз. Кыю булыгыз! Алда барыгыз! Ярдәмчел һәм кешелекле булыгыз. Пионер – һәрвакыт алда!”, - диде ул.

“Искра”, “Звезда” һәм “Юнга” отрядлары пионерлары чыгышлары биредәге чарага тагын да бер онытылмас ямь өстәде.

“Башкортстан пионерлары” оешмасы үзенең сафына малай һәм кызларны  кабул итеп, әти-әниләребезнең изге йолаларын дәвам итә. Хәзер инде галстуклар элекке кебек кызыл төстә булмаса да, асылы шул ук кала: дус-тату булырга, тырышып укырга һәм “пионер” исемен горур йөртергә...

Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
Автор:
Читайте нас