Җәмгыять
18 Май 2024, 08:52

Машиналары ватылгач, җәяү урман аша кайтырга уйлыйлар...

Башкортстанда ике кыз һәм бер егет югалган.

Машиналары ватылгач, җәяү урман аша кайтырга уйлыйлар...Машиналары ватылгач, җәяү урман аша кайтырга уйлыйлар...
Машиналары ватылгач, җәяү урман аша кайтырга уйлыйлар...

Башкортстанда ике кыз һәм бер егет адашкан, алар кичә төнлә Уфа районында машинада йөрергә чыккан булганнар.

Билгеле булуынча, аларның машинасы чокырда баткан һәм яшьләр Загорскидагы өйләренә җәяү генә урман аша кайтырга булалар. Тик менә тиз генә өйләренә кайтып җитә алмыйлар – адашалар.  

Шулай адашып 4 сәгать йөргәннән соң, алар ашыгыч хезмәтләргә шалтыраталар. Бәхеткә, коткаручылар яшьләрне тиз арада таба һәм өйләренә кайтырга ярдәм итә.

Автор:
Читайте нас