Суд приставлары идарәсенең Салават районы бүлеге ике балигъ булмаган баланы карауга алиментлар түләмәгәне өчен Елена Шишкованы эзли. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, Салават шәһәрендә яшәүче хатынның 2016нчы елгы кызы һәм 2019нчы елгы улына барлыгы миллион сум акча бурычы җыелган. Ул суд карарын үтәмәгән, суд приставлары хезмәтенә вакытында килмәгән, озак вакыт качып йөргәч, аны эзләүгә игълан иткәннәр. Елена Шишкова Екатеринбургта качып ята, дип шикләнәләр, рәсми рәвештә эшләми.
Хәсрәт-ананың кайда икәнлеген белүчеләрдән 8 (347) 273-56-40 телефон номеры буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча Баш идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.