Башкортстанда янгын тагын бер ирнең гомерен өзгән. Аның үле гәүдәсен бүген иртән МЧС хезмәткәрләре Баймакның М.Фәйзи урамындагы янган йортның бер бүлмәсендә тапкан.
" Янгын сүндерелгән, ләкин, кызганычка каршы, бер бүлмәдә 1973нче елгы ирнең үле гәүдәсе табылган”, — дип хәбәр итә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Янгынның сәбәбе ачыклана, тикшерүне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә.
Билгеле булуынча, йортта янгын хәбәрчесе булмаган, ә ул төтенне вакытында ачыклый һәм көчле сигнал белән янгын турында хәбәр итә ала.