Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 20:44

Китапханәдә – мөһим чара

Бүген, үзәк район китапханәсендә, ”Библиотөн” Бөтенрусия акциясе кысаларында Нәфис Хәмәтнуров һәм Мәгъдән Фазыловның “Туганнарым, дусларым”, “Көндәшле – минем язмышым” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Китапханәдә – мөһим чара
Китапханәдә – мөһим чара

Бүген, үзәк район китапханәсендә, ,”Библиотөн” Бөтенрусия акциясе кысаларында Нәфис Хәмәтнуров һәм Мәгъдән Фазыловның “Туганнарым, дусларым”, “Көндәшле – минем язмышым” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кунакларны сәламләү сүзе белән район мәдәният сарае директорының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше буенча урынбасары Әлфидә Гатиф кызы Муллагалиева чыгыш ясады һәм китапханә тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шушы көннәрдә генә районда авыл тарихын чагылдырган ике яңа китап дөнья күрде. Шуларның берсе – педагогик хезмәт ветераны, тарихчы Нәфис Хәмәтнуров һәм мәгариф алдынгысы, педагог, шагыйрь, язучы Мәгъдән Фазыловларның иҗат җимеше – “Судьба моя – Кундашлы” дип аталган китабы.

Ә икенчесе – “Туганнарым, дусларым” исмеле китап. Монда шигъри күңелле Нәфис Хәмәтнуров авылдашлары, туганнары, дусларына үзенең шигъри күчтәнәчләрен, кеше тормышында була торган хәл-вакыйгалар турында шигъри тезмәләр, тирән фикерләр, котлаулар, җырлар һәм шигырьләен туплаган.

Балтач районы шундый сәләтле кешеләргә, шигъри күңелле кешеләргә бай. Иҗат очкыны булган һәркем туган ягының матурлыгын данлап, уңган һәм тырыш халкына мәдхияләр, шигырьләр багышларга тырыша. Нәтиҗәдә – шундый матур иҗат җимешләре барлыкка килә.

Беренче китапны күргәч тә, аның бизәлеше барлык игътибарны үзенә җәлеп итә. Ямьле табигать кочагында, Көндәшле авылы халыкы яратып эчкән “Чәй суы”, “Пибек” күлләре янында урнашкан авыл күренеше.

“Көндәшлемнең чәй сулары,

Бик тә булган шифалы.

Чәй сулары моңын бирде,

Хәзер тыңлагыз җырны.

Көндәшлемнең бай күлләре,

Көн иттерде бит безне.

Күлләрендә күп гөлләре,

Чакырабыз гел сезне”, – дип юкка гына язылмагандыр китап битләрендә.

Ә инде китапның эчтәлеге белән танышкач, авторларның ерак тарих битләреннән үк килүче бай мәгълүматны туплый алып, халыкка бәян итз алуына сокланып куясың. Аны укыган һәркем күңелен борчыган сорауларга җавап таба алыр...

Китапның авторлары балтачлыларның барысына да таныш дисәк, бер дә ялгыш булмас. Алар һәрчак нәрсәдер эшли, кайларгадыр бара, иҗат итә, ут кебек яна. 

Нәфис Мазһар улы Хәмәтнуров 1954нче елны Көндәшле авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Ары таба, 1971 – 1972нче елларда, Тимкә урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Аннары Ватан алдындагы изге бурычын үти 1974нче елда ул старшина чинында туган авылына кайта.

Армия сафларыннан кайтканнан соң, читтән торып, Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Барлык хезмәт юлын – 47 ел – Көндәшле урта мәктәбенә багышлый.

2015нче елда Нәфис Хәмәтнуровның тарихи чыганакларга таянып “Язмышым син, Көндәшлем”, “Топонимика Балтачевского района и деревни Кундашлы” исемле җыентыклары дөнья күрә. Ул шулай ук районның 90 еллыгына багышлап язылган китапка да зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

Әлеге чара кысаларында Нәфис Хәмәтнуров китаплары белән якыннан таныштырып, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Ул өстәвенә җырлар да иҗат итә икән. Туган авылына башыгшлаган җырын башкарды.

Арабызда үзләренең тыйнак, гадилекләре белән күпләрнең күңелләрендә булган уйларын, хис-тойгыларын җанга якын итеп шигъри юлларга салучылар да бар. Шуларның берсе – районда яшәп иҗат итүче, бүгенгесе көндә туган авылы Көндәшледә яшәүче Мәгъдән Фазылов.

Ул 1960нчы елда якты дөньяга килгән. 1980нче елда туган авылндагы мәктәптә тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Ары таба, 1986нчы елда, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 30 ел рус, татар, башкорт теле һәм әдәбияте укытучысы булып хезмәт сала. 1992нче елда тырыш һәм намуслы хезмәте өчен “Русиянең халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә.

Балтачлылар даими рәвештә “Балтач таңнары” гәзите битләрендә район тормышын чагылдырган, авыллар, мәктәпләр тарихы, уңган һәм булдыклы кешеләр турында Мәгъдән Фазыловның мәкаләләре белән танышып тора.

Мәгъдән Нәгыйм улы китап язу һәм андагы шигырьләр турында уй-фикерләре белән уртаклашты. Кеше кайда гына, ничек кенә яшәмәсә дә, туган-үскән авылына булган сөюне, күңел түрендәге хисләр сандыгын алып ташлый алмый. Ул ярату хисе аның рухына сеңә. Авторның да туган авылына карата мәхәббәте, хөрмәт хисе китап битләрендә чагылган.

Кичәгә килгән Илшат һәм Рәлиф Хәмәтнуровлар, шушы китапларны басмага әзерләгәндә зур ярдәм күрсәткән Көндәшле авылы китапханәчесе Эльза Зиннурова, мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова, Рәлиф Шакирҗанов, “Гаилә” үзәге хезмәткәре Флидә Гарифуллиналар китап авторлары адресына хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чарага күпме халык җыелуы да төп кунакларга зур хөрмәт күрсәтү билгесе.

Әйе, яңа китап дөнья күрде, дип әйтүе генә җиңел. Күпме уйланулар, эзләнүләр, йокысыз төннәр үткәрергә туры килгәндер. Шундый зур хезмәт куелган, әмма авторлар үзләре һәрвакыттагыча тыйнак. Бәлки, шуның өчен аларны барысы да ярата һәм хөрмәт итәдер дә инде. Әлеге китаплар укучылар тарафыннан җылы кабул ителеренә шик юк.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: