Башкортстанда уртача тәүлеклек һава температурасы климат нормасыннан 7-12 градуска югарырак булган аномаль эссе һава торышы сакланачак.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, шул ук вакытта көндез республика буенча урыны белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, төньяк-көнбатыш районнарда яшен көтелә.
Иртәгә үзгәрүчән болытлы һава торышы фаразлана. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 18 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә +11,+16, таулы районнарда +6, көндез +23,+28 градус тәшкил итәчәк.