Башкортстанда чын мәгънәсендә язгы җылы һава торышы урнашачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 11 апрельдә, һава +11,+16 градуска кадәр җылыначак. Җил төньяк, көньяк-көнбатыштан уртача.
Җомга, 12 апрельдә, урыны белән яңгырлар фаразлана. Көнбатыш җиле уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +2,+7, көндез +11,+16° градус булуы көтелә.
Шимбә көнне, 13 апрельдә, бераз яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыш уртача, көндез аерым районнарда көчле. Һава температурасы төнлә +2,+7, көндез +10,+15 градус тәшкил итәчәк.