Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель , 08:25

Могҗиза булмады...

Амур өлкәсендәге "Пионер" руднигында һәлак булган тау эшчеләре истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. 

Могҗиза булмады...
Могҗиза булмады...

Сибайда Амур өлкәсендәге «Пионер» руднигында һәлак булган тау эшчеләре истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул ителәде. Бу хакта Сибай мэры Азамат Юлдашбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәлак булганнарның гаиләләре шушы көннәрдә өйләренә кайткан һәм хакимият башлыгы алар белән очрашкан. Тау эшчеләренең якыннары белән бергә, урындагы тау эшчеләре скверында шахтерлар истәлегенә мемориал кую турында карар ителгән.

"Без соңгы минутларга кадәр могҗизага ышанган идек, ләкин ул булмады - 13 шахтачы өчен «Пионер» руднигытуганнар каберлегенә әверелде булды... Шәхсән үзем һәм тау эшчеләре шәһәрендә яшәүчеләр исеменнән һәлак булган якташларыбызның туганнарынһәм якыннарының кайгысын чын күңелдә нуртаклашам.

Сибайның Истәлекләр китабында шахтачылар Олег Симонов, Юрий Марков, Ролан Шәрипов һәм Вадим Николаев мәңгегә урын алды», - дип язган Азамат Юлдашбаев.

Автор:
Читайте нас: