Башкортстанда социаль челтәрләр аша абыйлы-сеңелле бертуганнар өчен әти-әни табылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган дүшәмбе көнне балаларга әни белән әти эзләүләре турында хәбәр бастырылган. Ә чәршәмбе көнне сөенечле яңалык билгеле булган: балаларны Юлия белән Константин үз гаиләсенә алганнар.
"Алар бу балалар турында социаль челтәрләрдән белгәннәр. Балалар һәм өлкәннәр арасында тиз арада ышанычлы мөнәсәбәтләр барлыкка килде, алар тышкы билгеләре буенча да охшаш, туганнар кебек. Гаилә балаларны үзләренә алырга карар иткән. Балалар әти-әниле, уңайлы гаилә мохите һәм кайгыртучанлык булган өйдә, гаиләдә”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Башкортстанның Хезмәт министрлыгы үз битенә репост ясаучыларга рәхмәт белдергән.