Уфада 26 яшьлек урындагы егет бергә йөргән кызы белән талашканнан соң һәлак булган. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
17 март төнендә Романның [исеме үзгәртелгән] гәүдәсен күпкатлы йорт тәрәзәләре астында табалар. Билгеле булуынча, ул биектән килеп төшкән. Үлгән егет шул йортта яшәгән булган.
Фаҗигагә кадәр яшь кеше үзенең йөргән кызы белән тиргәшкән булган. Әлегә конфликтның сәбәбе билгесез. Полиция хезмәткәрләре вакыйга урыныннан Романның кесә телефонын, тәмәке тарту трубкасын һәм ниндидер сәер үләннән эшләнгән матдәне алалар.
Башкортстанның Тикшерү комитеты әлеге вакыйга факты буенча тикшерү үткәрә.