Җәмгыять
19 март 2024, 08:34

81 яшьлек күрше әбисен үтергән һәм өенә ут төрткән

Каян шул кадәр кансызлык адәм баласында? 

81 яшьлек күрше әбисен үтергән һәм өенә ут төрткән81 яшьлек күрше әбисен үтергән һәм өенә ут төрткән
81 яшьлек күрше әбисен үтергән һәм өенә ут төрткән

Башкортстанның Югары суды Учалы районында яшәүчегә иргә  карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.

БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елның июлендә гаепләнүче авыл китапханәсеннән яшерен рәвештә күп функцияле җайланма һәм монитор урлый, шуннан соң җинаять урыныннан кача. Шул ук төнне ул, исерек хәлдә, 81 яшьлек күршесе йортына законсыз үтеп керә һәм, бүлмәдә булган ашханә пычагы белән коралланып, өйдә үзе генә булган әбинең муенына, күкрәгенә һәм эченә берничә тапкыр кадаган. Җинаять эзләрен яшерер өчен гаепләнүче үлгән әби белән бергә аның өенә ут төрткән.

Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Суд аңа 17 ел төрмә җәзасы билгели.

Автор:
Читайте нас