Җәмгыять
14 март 2024, 15:48

Үлгән баласы артыннан...

Коточкыч хәл: күптән түгел генә сабыйларын югалткан хатын белән ир 12нче каттан сикергәннәр.

Үлгән баласы артыннан...Үлгән баласы артыннан...
Үлгән баласы артыннан...

Шушы көннәрдә Некрасовкада фаҗигале хәл булган.  Бу хакта “КП” хәбәр итә.

 Чыганактан билгеле булуынча, 11 март көнне яңа туган кызын моңа кадәр очраклы рәвештә гаиләнең яраткан эте үтергән яшь ана вафат булган. Фаҗига 22 яшьлек Маргарита Резанова һәм аның ире, 33 яшьлек Александр гаиләсендә булган. Алар икесе дә 12 кат тәрәзәсеннә егылганнар. Рита үлгән, ә менә Александр гомере өчен табиблар көрәшә. Аның умыртка сөяге сынган. Табиблар фаразлары буенча, ул гомер буена инвалид булып калырга мөмкин.

2022 елның 21нче июлендә яшь әни олы кызын балалар бакчасына илткән. Өйгә кайткач, йорт эшләре белән шөгыльләнә башлый. Рита яңа туган сабыйны люлькадан зур караватка салып, күпмедер вакытка бүлмәдән чыгып китә. Шул вакыт бүлмәгә этләре йөгереп чыга керә. Этләр аларда күп булган. Ләкин, Ританың аяк тавышын ишеткәч, бер эт тиз генә караваттан сикереп төшә. Бала яткан чүпрәкне тартып җибәрә. Нәтиҗәдә, сабый ярты метрлы караваттан башы белән егыла. Ашыгыч ярдәм чакырталар...бала дәваханәдә үлә...

Автор:
Читайте нас