Җәмгыять
13 март 2024, 14:44

Алимент түләмәүче 33 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

Баласын ташлап, качып йөрүче аналар да бар икән...

Алимент түләмәүче 33 яшьлек хатын-кызны эзлиләрАлимент түләмәүче 33 яшьлек хатын-кызны эзлиләр
Алимент түләмәүче 33 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

Белоретта суд приставлары Анастасия Ушакованы эзлиләр, ул үзенең яшүсмер баласына алимент түләми, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы. 

Хатын-кыз баласына 800 мең сумнан артык бурычлы инде. Әлеге вакытта ул Уфада качып яши, дип фаразлыйлар.

33 яшьлек ваемсыз әнине эзләүгә игълан иткәннәр. Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне 8 (987) 587 26 16, 8 (347) 273-56-40 телефон номерлары буенча Русия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе дежур частена хәбәр итүләрен сорыйлар.

Автор:
Читайте нас