Җәмгыять
7 март 2024, 06:34

Коллегасын пычак белән кадап үтергән

Нәрсә булган алар арасында? Сәбәбе нәрсәдә?

Коллегасын пычак белән кадап үтергәнКоллегасын пычак белән кадап үтергән
Коллегасын пычак белән кадап үтергән

Уфада Нечаев урамындагы йортларда, төзүчеләр бригадасы яшәгән урында, фаҗигале хәл теркәлгән.

 Ике эшче арасында низаг килеп чыкканы билгеле. Сүз көрәше барышында оппонентларның берсе икенчесен традицион булмаган ориентациядә гаепләгән. Гаепләнүче бу сүзләргә үпкәләп, коллегасының җилкәсенә, куллары һәм аякларына пычак белән кадаган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар килүгә зыян күрүче үлгән. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, гаепләнүче шунда ук тоткарланган.

Гаепләнүче белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән. Тикшерү вакытында аңа сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланган.

Автор:
Читайте нас