Җәмгыять
6 март 2024, 15:17

Таксист булып эшләү дә куркыныч хәзер

Башкортстанда бер таксистны каты кыйнаганнар һәм машинасын үзләренә рәсмиләштерергә таләп иткәннәр.

Таксист булып эшләү дә куркыныч хәзерТаксист булып эшләү дә куркыныч хәзер
Таксист булып эшләү дә куркыныч хәзер

Туймазы районында ике иргә һәм бер хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылган, алар таксистны урлап, аңардан акча таптырганнар.

Судта ачыкланганча, 2022нче елның сентябрендә гаепләнүче хатын такси чакырткан булган. Таксист аны күрсәтелгән адрес буенча алып килгән, анда аларны теге хатынның иптәшләре көтеп торган. Алар ир-атны кыйнаганнар, ЮХХДИ бүлегенә алып барып, машинасын теге хатынга яңадан рәсмиләштерүне таләп иткәннәр, шулай ук счетларында булган барлык акчаларын таптырганнар.

Шуннан соң зыян күрүче хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Хөкем ителүчеләр өлешчә җинаять кылуда гаепләрен таныганнар. Суд икесенә җәзаны катгый һәм гомуми режимлы төзәтү колонияләрендә 7 ел һәм 3 айга, ә хатын кызга 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели, шулай ук һәрберсеннән 150 мең сум түләтү билгеләгән.

Автор:
Читайте нас