Бүген Салават шәһәрендә коточкыч янгын теркәлгән. Бу хакта "Mash-Batash" телеграмм-каналы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, янгын сүндерүчеләрне шаһитлар чакырткан. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында ике хатын-кызның үле гәүдәләре табылган. Шулай ук янгында тагын бер хатын җәрәхәтләнгән, ләкин ул дәваханәгә барудан баш тарткан.
Әлеге вакытта белгечләр фаҗигале вакыйганың барлык сәбәпләрен һәм һәлак булганнарның шәхесен ачыклыйлар.